Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайның Сөембикә урамын зур үзгәрешләр көтә
Мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре, яшь активистлар үз тәкъдимнәрен белдерделәр.
(Азнакай, 12 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайлыларның Бөтенроссия конкурсында катнашып, Сөембикә урамын күркәм ял урынына әйләндерү мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә район газетасы.
Район хакимияте бинасында киң җәмәгатьчелек, Казаннан архитекторлар, белгечләр катнашында аны төзекләндерү буенча фикер алышу узды.
Былтыр республика һәм “Татнефть” ярдәмендә Нефтьчеләр урамы яңартылды. Быел Тарсус паркы республика программасына кертелде. Кара елга буен, Җиңү, Гаилә паркларын әйтеп тә тору кирәкмидер – мондагы эшләрнең барысы да күз алдында. Шәһәребез әнә шулай елдан-ел төзекләнә, яшәү өчен уңайлыклар арта.
Сөембикә урамы – ул шәһәрнең үзәге. Биредә ел әйләнәсендә төрле мәдәни, спорт чаралары, ярминкәләр үткәрелә. Аны бер башында – Мәдәният йорты, икенчесендә Балалар иҗат үзәге урнашкан. Ул – ике буынны тоташтыручы чылбыр да, шулай ук күп кенә социаль объектларга илтүче юл да булып тора. Совет чорында биредә 1 нче Май демонстрацияләре, Җиңү парадлары узган. Аны Казандагы кебек җәүялеләр йөри торган Бауман урамы рәвешендә ясау уе күптән башларда бөтерелеп йөри иде.
Сөембикә урамын төзекләндерү буенча әлеге проектта катнашуны яклап шәһәребездә бу көннәрдә хэштег, флешмоблар да узды.
– «Кече шәһәрләрдә уңайлы мохит тудыру өлкәсендә иң яхшы проектлар» Бөтенроссия конкурсында безнең 80-100 млн сум оту мөмкинлегебез бар. Бөтенесе үзебездән тора, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов фикер алышуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, яшь активистлары Сөембикә урамын ничек кузаллаулары турында тәкъдимнәрен әйттеләр.
Проект буенча, биредә сәүдә нокталары, күңел ачу, ял урыннары оештыру күздә тотыла.
Сөйләшү барышында проблемалар да күтәрелде. Мәсәлән, урамда автотранспорт хәрәкәте ябылса, машиналарны парковкалау мәсьәләсен хәл итәргә туры киләчәк.
Казан архитекторы Мария Земнякова проектта азнакайлыларның тәкъдимнәре, җирлегебезнең үзенчәлекләре, ландшафты да исәпкә алыначагын белдерде.
Аннан соң фикер алышуда катнашучылар төркемнәргә бүленеп, үз эскиз проектларын төзеделәр һәм аны тәкъдим иттеләр.
Аларның барысы да бер максатка – шәһәребезнең йөзен тагын да матурлауга юнәлдерелгән иде, диелә район газетасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз