Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайның сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә янгынга каршы әзерлек тикшерелде
Рейд барышында хәбәр бирү системаларына, запас эвакуация юлларына, персоналның гадәттән тыш хәлләргә эзерлегенә игътибар бирелде.
(Азнакай, 3 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин янгын күзәтчелеге һәм хокук саклау һәм органнары вәкилләре белән берлектә шәһәрдәге "Восток", "Москва", "Созвездие", "Шифа" сәүдә һәм күңел ачу үзәкләрендә янгынга каршы әзерлек белән танышты, дип хәбәр итә район газетасы.
Янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшчәнлеге буенча бүлекчә Кемеровода булган фаҗигадән соң бу нокталарда инде тикшерү үткәреп, булган кимчелекләрне ачыклаган һәм аларны төзәтү өчен бер атна вакыт билгеләнгән.
Рейд барышында хәбәр бирү системаларына, запас эвакуация юлларына, персоналның гадәттән тыш хәлләргә эзерлегенә игътибар бирелде.
Марсель Шәйдуллин сәүдә һәм күңел ачу үзәге җитәкчеләренә халыкның иминлеген тәэмин итү, һәр хезмәткәр белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү бурычын куйды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз