news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның Монолит микрорайонында спорт бәйрәме үткәрделәр

Балалар аркан тарттылар, көянтә-чиләк белән су ташуда, зур кәлүшләр киеп йөгерүдә һәм башка уеннарда көч сынашты.

Азнакайның Монолит микрорайонында спорт бәйрәме үткәрделәр
aznakaevo-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/aznakayny-monolit-mikrorayonynda-sport-byrme-grlde

(Азнакай, 30 июль, "Татар-информ", "Маяк", Резедә Шәрипова).​​​​​​​ Азнакайның районында Нурия Хаҗипова җитәкләгән 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә Яшьләр үзәге белән берлектә  спорт бәйрәме үткәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шәһәрнең Монолит кварталында һәм Шәйхетдинов урамындагы 3, 5, 7, 9, 11, 13, 17, 25 нче йортларында яшәүче балалар спорт уеннарында катнашты.

Балалар аркан тарттылар, көянтә-чиләк белән су ташуда, зур кәлүшләр киеп йөгерүдә һәм башка уеннарда көч сынашты. Барысы да актив катнаштылар, берсе дә бүләксез китмәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot