news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның Мәнәвез авылында димләү кичәсе узды

Азнакайда “Пар канатлар” башлангычы белән ялгызларны парлы итү юнәлешендә эшчәнлек киң колач алды.

(Азнакай, 19 февраль, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакайда “Пар канатлар” башлангычы белән ялгызларны парлы итү юнәлешендә эшчәнлек  киң колач алды, дип яза районның "Маяк"газетасы.

Туйкә, Мәнәвез, Үчәлле, Баланлы Бүләк авыллары мәдәният йортлары хезмәткәрләре бергәләшеп “Мәхәббәт ачкычлары” проекты да эшләде. Аның кысаларында Мәнәвездә  “Әйдә, өйләнешәбез!” исеме астында танышу – шоу үтте. Шоуда димче “Сәбитова”, алып баручы “Гузеева”, астролог – барсы да булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot