news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның мәгариф музеенда йөз еллык күргәзмә эшләде

Балалар Октярь революциясен, комсомол, пионер эшчәнлеген чагылдырган материаллар белән таныштылар.

(Азнакай, 29 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Наилә Шәяхмәтова). Укучыларны тарихи үткәнебез белән таныштыру максатыннан, Азнакай районы Балалар иҗат үзәгендә “Безнең үткәнебез” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды, дип яза җирле басма.

Балалар Октярь революциясен, комсомол, пионер эшчәнлеген чагылдырган материаллар белән таныштылар. 1918 елны оешкан мәгариф бүлеге, аның беренче укытучылары турында аерым бер экспозиция булдырылган иде. Шулак ук “Безгә 100 ел” дип исемләнгән экпозиция дә кунакларны үзенә җәлеп итте. Анда гражданнар сугышыннан калган, Санкт-Петербургтан алып кайтып, музейга бүләк ителгән Мосин винтовкасы штыгы, 1918 елда акгвардиячеләр тарафыннан җәзалап үтерелгән Нурметдин Нәҗметдиновның Урсай авылында күмелгән каберлеге сүрәте, 115 еллык кояш зонтигы, гарәп шрифты белән язылган 1859 елда чыгарылган география китабы, 100 еллык корьән китабы, сугылган сөлге, бер кадаксыз эшләнелгән урындык һ.б. куелган иде.

Ветеран укытучылар: “Күргәзмә безне бала-чакка, яшьлегебезгә алып кайтты”, - диделәр.

Экспозицияләр “Мәгариф” музее, гимназия, шәһәребезнең 6, 7 нче, шулай ук Урсай, Чалпы, Урманай, Тымытык, Актүбәнең 3 нче мәктәпләрендә эшләп килүче музей экспонатларыннан оештырылды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100