Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайның лицей командасы JuniorSkils ярышларынан җиңү яулап кайтты
Ислам Ибәтуллин, Альбина Әхмәтова 10+ яшь категориясендә – беренче, Мансур Нуриев, Раил Сабиров 14+ яшь категориясендә икенче урынга лаек булдылар.
(Азнакай, 8 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Казанда «Яшь һөнәрманнар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты кысаларында узган JuniorSkils ярышларынан Рөстәм Сәитов җитәкчелегендә Азнакайның 4 нче лицее командалары «Прототиплаштыру» компетенциясендә җиңү яулап кайттылар. Ислам Ибәтуллин, Альбина Әхмәтова 10+ яшь категориясендә – беренче, Мансур Нуриев, Раил Сабиров 14+ яшь категориясендә икенче урынга лаек булды, дип яза районның "Маяк" газетасы.
– Конкурс 4 көнгә исәпләнсә дә, балалар биремнәрне 3 көндә эшләделәр, һәр көнне 4 сәгать урынына 6шар сәгать шөгыльләнергә туры килде. Сынатмадылар, түзделәр. Нәтиҗәдә, без Бөтенроссия милли чемпионатына уздык, – ди Рөстәм Сәитов.
Команда моңа кадәр дә уңышлары белән куандырган: Санкт- Петербургта узган ачык чемпионатта, Казанда челтәрле ярышларда да җиңүгә ирешкәннәр.
Раил Сабиров белән Мансур Нуриев «Прототиплаштыру» түгәрәгендә икенче елын шөгыльләнәләр. Ә менә Ислам командага 3-4 ай, Альбина – бер ай элек кенә килгән һәм ярышларга да әзерлеге 1 атна гына булган.
Хәзер исә бөтен көчләрен Бөтенроссия чемпионатына әзерлеккә юнәлдерәчәкләр. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек: 4 нче лицей базасы республикада иң яхшылардан исәпләнә. Ярышларда 1 млн сумлык грант отып оештырылган түгәрәк ул. Чемпионаттан да 50 мең сумнан артыклык өстәмә җиһазлар белән бүләкләнеп кайтканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз