news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның Карамалы авыл җирлегендә референдумда 34 кеше өйдә тавыш бирде

Җирлектәге әлеге сәгатьләргә сайлау хокукына ия халыкның яртысыннан күбрәге тавыш биргән.

(Азнакай, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакай районының Карамалы авылында физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм олы яштәге 34 кеше өйләрендә тавыш бирде. Комиссия әгъзалары бу минутларда аларның өйләренә йөри. Бу хакта "Маяк" газетасы хәбәр итә. 

"Безне әби-бабайлар бусагада ук көтеп торып, ягымлы сүзләр белән каршы ала, – ди комиссия рәисе Рәзилә Вәлиева. –Ү з гозерләре буенча килеп, алдан ук аларның тавыш бирүгә гаризаларын алган идек. Кайберенекен якыннары китерде. Еракка эшкә китеп йөргән 3 авылдашыбыз тавышын алдан бирде. Биләмәдәге 473 сайлау хокукына ия халыкның бу сәгатьләргә яртысыннан күбесе тавышын бирде".

Таллы Бүләктә аерым участок эшли. Анда инде референдумга санаулы кешенең генә киләсе калган.

"Мәдәният йорты баскычына капиталь ремонт кирәк. Киләсе елга салым акчасын шушы эшкә дә тотарга кирәклеге хакында сүз булды халык җыенында", – диде инде тавыш биреп чыгып килгән Миләүшә Рәшитова.

"Бу елларда бик күп эшләнде: урам юллары каралды, балалар мәйданчыгы ясалды, зиратлар яңартылды, корыган агачлар киселде. Санап кына чыкмалы түгел. Барысы да үзебез өчен кирәк, шушында яшибез бит", - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100