news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның Күктәкә авылында яңа күп функцияле үзәкне гармун моңы һәм дога белән ачтылар

Яңа мәдәният йорты бу көнне сәнгать осталарының җыр-моңарына күмелде. Авыл халыкы киеренке җәйге хезмәттән соң җанына рәхәт ял алды, диелә хәбәрдә.

 (Азнакай, 6 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районының Күктәкә авылында яңа төзелгән күп функцияле үзәк ачылды. Шул уңайдан уздырылган тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты, дип хәбәр итә җирле “Маяк” басмасы.

Авыл халкын шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, Марсель Шәйдуллин соңгы елларда районда бик күп социаль объектлар калкуын, аларның барысы да республикада тормышка ашырыла торган Президент программалары җимеше булуын билгеләп үтте.

“Азнакайда хезмәтне сәнгать итеп, сәнгатьне хезмәт итеп яши беләләр. Соңгы елларда район өр-яңа сулыш алды. Бу уңышларны без сезнең барыгызны да бер матур гаиләгә туплый белгән район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның командасының бердәмлеге, кулга-кул тотынып эшләве белән бәйлибез, – дип башлады сүзен Марат Әхмәтов. – Көньяк-көнчыгыш районнар арасында Азнакай бик нык аерылып тора. Шундый табигать шартларында да уңышлы эшләүче районнар күбрәк булсын иде. Әлбәттә, уңышларыгыз җиңел бирелми, аларның нигезендә тырыш хезмәт ята. Азнакай милләтебезнең гореф-гадәтләрен, традицияләрен дә саклый белә. Киләчәктә дә шулай илне-көнне куандырып яшәгез”, – дип теләде министр.

Бина ачылу уңаеннан, Ришат хәзрәт догалар укыды, дип яза җирле басма.

“Президентыбызга, Хөкүмәтебезгә, район җитәкчеләренә бик зур рәхмәт! - күктәкәлеләрнең рәхмәтен авыл старостасы Мәүләветдин Таҗиев шулай ирештерде. - Мәдәният йорты – авыл халкын, аеруча яшьләрне җәлеп итә торган, кеше күңелендә гүзәл хәтирәләр саклый торган урын. Үз чорында без куйган спектальләрне, концертларны санап кына бетермәле түгел. Киләчәктә дә күңелләрдә күтәренкелек булсын, залларыбыз тулып, авылыбыз гөрләп торсын”, – диде ул.

Күктәкәлеләр өчен бу бина – көтеп алынган бүләк. Моңа кадәр дә мәдәни тормыш кечкенә авылда тынып тормаган, иске клубта хореография, вокал, рәсем, театр, «Яшьлек», «Оста куллар», «Сәламәтлек» кебек җиде түгәрәкләр эшләгән, бәйрәм саен концерты, спектакле оештырылган. “Түгәрәкләргә яшьләр дә, өлкәннәр дә бик теләп йөри, һәрберсендә егермеләп кеше шөгыльләнә”, – ди мәдәният йорты җитәкчесе Розания Вәлиева.

Яңа үзәктә китапханә дә урнашкан. Бу да авыл халкы өчен кирәк. Тагын бер уңайлы ягы – физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус пандус ясалган. Баскычтан менеп-төшү авыр булган өлкәннәр өчен дә бик җайлы хәзер.

Яңа мәдәният йорты бу көнне сәнгать осталарының җыр-моңарына күмелде. Авыл халыкы киеренке җәйге хезмәттән соң җанына рәхәт ял алды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100