news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның Ишкәев исемендәге балалар паркы стадионында ел да шугалак ясала

Янәшәдән скандинав йөреше белән шөгыльләнүчеләр сафы уза.

 (Азнакай, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакайның Ишкәев исемендәге балалар паркы стадионында бергәләп шуу өчен ел да кышын шугалак ясала. Быел да аннан халыкның өзелгәне юк, дип яза район газетасы.

Кичен биредә радиодан музыка агылып тора, олысы-кечесе берсеннән-берсе уздырып җитезлек-осталыгын сыный. Арада тимераякка әле генә басучылар да күренә. Янәшәдән скандинав йөреше белән шөгыльләнүчеләр сафы уза. Шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, кышын чыныгып калырга теләгән, сәламәт яшәү рәвешен сайлаган азнакайлылар сокландыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot