Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайның Игелеклелек паркында бәйрәм үткәрелде
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, бер төркем балаларга "Мадагаскар" уен бүлмәсенә сертификатлар тапшырды.
(Азнакай, 8 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). 8 июньдә Азнакайда Игелеклелек паркында мөмкинлекләре чикле балалар өчен искиткеч матур бәйрәм узды, дип хәбәр итә район газетасы.
Шәһәр-район Мәдәният йорты былтыр "Игелеклелек илендә могҗизалар" дигән проект эшләп, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын откан һәм менә быел аны Балаларны яклау көне уңаеннан "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, волонтерлар белән берлектә тормышка ашырды.
"Әлеге проект нәкъ менә мөмкинлекләре чикле балалар өчен эшләнде. Грант акчасына без чарага атап костюмнар тектердек, призлар, бүләкләр алдык. Бу проектны хуплаган район җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез", – ди Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, бер төркем балаларга "Мадагаскар" уен бүлмәсенә сертификатлар тапшырды.
Җәй уртасында Кар бабайның кунакка килеп, туңдырмалар таратуы да бер могҗиза булды. Шулай ук Альбина Алюсева җитәкчелегендәге "Мантра" бию студиясе дә чыгыш ясады. Балаларның яраткан мультфильм геройлары да аларга бик күп сюрпризлар әзерләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз