news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның иң яшь радисөючеләрен бүләкләделәр

Азнакай аэродромы территориясендә урнашкан радиотүгәрәктә 120 гә якын бала шөгыльләнә.

 (Азнакай, 20 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Дилә Шакирова). Азнакай район балалар китапханәсендә 7 нче мәктәпнең һәм 4 нче лицейның 4 нче сыйныф укучылары өчен радио уйлап табучы А.С.Поповның туган көне уңаеннан чара узды, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Радио белән Азнакайда да кызыксыналар. Аэродром территориясендә урнашкан радиотүгәрәк эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Ринат Вәлиев таныштырды. Биредә 120 гә якын бала шөгыльләнә. Алар башка шәһәрдәге яшьтәшләре белән генә түгел, хәтта космик киңлекләргә элемтәгә чыгалар. Чара барышында иң активларын бүләкләп тә уздылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев балаларны техник иҗатка тартуда радиотүгәрәк эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Санкт-Петербургтагы А.С.Попов мемориаль музеннан килгән хатта да RZ4PXO коллектив яшьләр радиостанциясен хуплап язганнар һәм аны Азнакайның визит карточкасы дип таныганнар. Музей шулай ук район үзәк һәм балалар китапханәләренә илебез радиосы тарихы турында кызыклы китаплар да тапшырган, диелә район газетасы хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100