news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның Халыклар дуслыгы йортына мигрантларның балалары Яңа ел тамашасына килде

Кунаклар башта әкият-тамаша карады, әкият геройлары белән бергә табышмаклар чиште, сорауларга җавап бирде.

(Азнакай, 28 декабрь, «Татар-информ», «Маяк»). Азнакайның Халыклар дуслыгы йортында мигрантларның балалары өчен Яңа ел тамашасы узды. ​​​​​​​Әлеге чарага районда яшәүче төрле милләт диаспоралар гаиләләре чакырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева аларны бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Кунаклар башта әкият-тамаша карады, әкият геройлары белән бергә табышмаклар чиште, сорауларга җавап бирде. Яңа ел чыршысы янында җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, Кыш бабайдан бүләкләр алдылар.

«Милли диаспора вәкилләре шундый матур, шатлыклы бәйрәм бүләк иткәннәре өчен оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде», дип хәбәр итә Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева.


news_right_1
news_right_2
news_bot