news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның халык театры яңа сезонны "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле белән ачты

Халык театры коллективы быелгы иҗат сезонын районның Тымытык авылы Мәдәният йортында башлады.

 (Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Азнакай районында эшләп килүче халык театры коллективы быелгы иҗат сезонын районның Тымытык авылы Мәдәният йортында ачып җибәрде, дип яза район газетасы.

Бу сезонны алар Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле белән башлады. Әлеге спектакльне халык театрының сәхнәгә беренче тапкыр гына куюы түгел. Шуңа да карамастан, ул тамашачыда зур кызыксыну уятты. Спектакль азагында ветераннар советы рәисе Радик Солтанов үзешчәннәргә халыкны ял иттергән өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100