Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайның грант откан укытучылары тәҗрибә уртаклашты
Азнакай районында 19 укытучы быел мәгариф өлкәсендәге республика грантына ия булган.
(Азнакай, 15 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Һөнәри осталыкларын үстерү максатларында республикабызда өченче елын укытучылар өчен грантлар игълан ителә. Азнакай 7 нче урта мәктәбендә узган форум әлеге грант ияләрен, район методик берләшмәләр җитәкчеләрен җыйды һәм үзара тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде, дип хәбәр итә район газетасы.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Рахманов җиңүчеләрне котлап, алга таба да эшләрендә уңышлар теләде һәм бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләрнең елдан-ел артуын билгеләп узды.
“Өлкән укытучы” номинациясендә быел 13 кеше гариза биреп, аның 10 сы җиңү яулаган (2017 елда – 6). “Укытучы-мастер” номинациясендә дә узган елга караганда җиңүчеләр саны күбрәк: 5 тән 7 гә күтәрелгән. Ә менә 2016 елда 8 укытучы грантка ия булган. “Укытучы-остаз” номинациясендә 2016 елда – 8 нче урта мәктәптән Галия Салифова һәм Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән Гөлгенә Мусина грант отса, былтыр аңа лаек булучылар табылмаган. Быел исә 4 нче лицейдан Гөлнара Гарифуллина алган. “Укытучы-эксперт” номинациясе – иң югары баскыч. Ул былтыр гамәлгә кертелгән. Беренче елны 5 нче урта мәктәптән Валентина Гагина һәм 1 нче урта мәктәптән Гүзәл Якупова грант алуга ирешкәннәр. 2018 елда югары категорияле дүрт укытучы арасыннан кабат Гүзәл Якупова ия булган.
– Грант отучылар бу уку елы дәвамында район методик берләшмәләре кысаларында укытучылар өчен үз проектларын тормышка ашырачаклар, – диде мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Әхмәдишина.
Укытучы-экперт Гүзәл Якупова бәйгегә документлар әзерләү нечкәлекләре белән таныштырды, еш күзәтелә торган хаталарны яктыртты.
Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Рәмзия Хәсәнова хәбәр итүенчә, грант отучыларны киләсе җәйдә дә теплоходта мавыктыргыч сәяхәт көтә. Хезмәт хакына өстәмәдән тыш, профсоюзларның бу бүләге дә укытучылар өчен яхшы кызыксындыру чарасы.
– Грантта катнашу миңа һөнәри яктан үсәргә, иннвацион эшчәнлеккә тартылырга, проблемаларны чишүдә яңа алымнар табарга ярдәм итә. Бәйгегә әзерлектә мәктәп җитәкчелегенең, методик хезмәтнең булышлыгын тоям, – ди өч ел рәттән грант иясе, Азнакай 2 нче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Рәисә Низамова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз