news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның Әгерҗе авылында веломарафон узды

Авыл урамнарында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 16 билге куелды

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Әгерҗе авылында яшүсмерләр арасында веломарафон узды. Алдан ук велосипедларын “хәрби хәзерлек” хәстәрен күреп, бизәп куйдылар. Авыл мәктәбе ишек алдында бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле үтте: малайлар ике командага бүленеп узыштылар да, төрле каршылыклар аша узып, юл кагыйдәләре буенча белемнәрен сынадылар. Иң матур бизәлгән велосипед та игътибарга алынды.

“ Авыл урамнарында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 16 билге куелды. Әлеге чара балалар юлларда имин йөрсеннәр, юл кагыйдәләрен белеп торсыннар дигән максаттан уздырыла”, – дип белдерә Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов “Маяк” басмасына.

news_right_1
news_right_2
news_bot