Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайның Әгерҗе авылы җирлегендә чүп тарифлары турында сөйләштеләр
Әгерҗе авылы мәдәният йортында узган елга нәтиҗә ясалды һәм агымдагы елга максатлар билгеләнде.
(Азнакай, 23 гыйнвар, "Татар-информ", "Маяк" Энҗе Галәветдинова). Азнакайның Әгерҗе авылы җирлегендә чүп тарифлары, авыл җирендә торак алу программалары һәм башка мәсьәләләргә багышланган халык җыены узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әгерҗе авылы мәдәният йортында узган елга нәтиҗә ясалды һәм агымдагы елга максатлар билгеләнде. Авыл халкы район җитәкчелегенә үз гозерләрен җиткерде, сорауларга җавап алды.
Чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Авыл халкына фидакарь хезмәте, район тормышында актив катнашуы өчен рәхмәт әйтте, яңа елда уңышлар, гаилә иминлеге теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз