news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның “Фантазия” вокаль ансамбле Санкт-Петербургтан җиңү яулап кайткан

Анда илнең 80 шәһәреннән иң яхшы солистлар һәм коллективлар чыгыш ясаган.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ", "Маяк").Азнакайның “Фантазия” вокаль ансамбле Санкт-Петербургтан җиңеп кайтты, дип хәбәр итә http://www.aznakaevo-rt.ru.

Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Эльвира Шәйхуллина җитәкчелегендәге “Фантазия” вокаль ансамбле Санкт-Петербургта узган “Артист-2016” конкурсында катнашып, икенче урынны яулады. Анда илнең 80 шәһәреннән иң яхшы солистлар һәм коллективлар чыгыш ясаган. Бүләкләү тантанасы танылган Мьюзик холлда булган. Балалар ак төннәр башкаласы буйлап сәяхәт тә кылганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot