Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайның “Чишмәкәй” балалар бакчасы капиталь ремонттан соң ачылды
“Чишмәкәй”нең тышы да, эче дә матурланган, биредә балаларга бөтен шартлар тудырылган.
(Азнакай, 22 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай шәһәренең 14 нче “Чишмәкәй” балалар бакчасы капиталь ремонттан соң ачылды, дип хәбәр итә район газетасы.
Әлеге республика программасы өченче елын эшли. Аның нигезендә районда менә алтынчы балалар бакчасы яңартылды.
Мунициаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин коллективны, ата-аналарны куанычлы вакыйга белән тәбрикләп, территорияне төзекләндерү өчен республикадан тагын өстәмә 3 млн сум бирелгәнлеген хәбәр итте. Әлеге акчага кухняга җиһазлары сатып алыначак, участокта верандалар, коймалар ясалачак, яктырткычлар куелачак.
“Чишмәкәй”нең тышы да, эче дә матурланган, биредә балаларга бөтен шартлар тудырылган.
– Бу көнне балалар да, әти-әниләр дә түземсезлек белән көтте. Капиталь ремонт өч ай дәвамында барды. Без “Юнистрой” коллективы эшеннән кәнәгать. Шулай ук ремонт вакытында үз көчләрен куйган хезмәткәрләребезгә, әти-әниләргә дә зур рәхмәтлебез, – ди бакча мөдире Гөлфинә Мөхәммәтшина.
Районда 44 балалар бакчасы бар, аның 19 ы – шәһәрдә. Аларга барлыгы 4049 бала йөри, 800 бала чиратта тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз