news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның биюче кызлары республика күләмендә беренче җиңүләрен яулады

Алар өченче дәрәҗә дипломант булдылар

(Азнакай, 11 декабрь, "Татар-информ", "Маяк"). 1-2 декабрьдә Казанда “Бие, Казан!” фестиваль-конкурсы узды. Анда хореографик коллектив составында Азнакай гимназиясе кызлары да чыгыш ясап, өченче дәрәҗә дипломант булдылар. Бу турыда җирле басма яза.

Зилә Зиннурова, Диләрә Юнысова, Камилла Хәлимова “МАНТРА” бию, фитнес һәм пластика студиясендә шөгыльләнәләр. Бу аларның республика күләмендә беренче җиңүләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot