news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның бер төркем яшүсмеренә паспортлар тапшырылды

Тантанада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты һәм илебезнең яшь гражданнарына изге теләкләрен җиткерде.

(Азнакай, 24 февраль, "Татар-информ", "Маяк"). 22 февраль көнне ЗАГС бүлегендә Азнакай районының яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Тантанада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты һәм илебезнең яшь гражданнарына изге теләкләрен җиткерде. Аның теләкләренә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльфинур Хәйретдинова һәм РФ федераль миграция хезмәте идарәсенең Азнакай бүлеге башлыгы Эльвира Газизова да кушылды. Мондый чаралар яшүсмерләр аңында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot