news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның балалар иҗтимагый советы әгъзалары киңәшмә-семинарга җыелды

Тренинг егетләр-кызларда матур тәэсирләр калдырды.

(Азнакай, 21  июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакайның балалар иҗтимагый советы әгъзалары киңәшмә-семинарга җыелды, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Районның балалар иҗтимагый оешмаларын, хәрәкәтләрен җитәкләгән егетләр-кызлар бүген башкаладан килгән кунак – республиканың региональара волонтерлар хәрәкәтенең координаторы Антон Актуганов белән очрашты. Бөтенроссия гранты откан җәмәгать активисты районнарды волонтерлар үзәкләре төзүдә ярдәм итә, бу нәүбәттән укучылар һәм яшьләр лидерлары белән өйрәнү-тәҗрибә уртаклашу семинарлары үткәрә. Азнакайга визиты вакытында да ул укучыларны, яшьләрне җанлы әңгәмәгә тартты, аларның үзләренең дә фикерләре белән кызыксынды.

–Һәр чараны кызыклы, аңа нинди дә булса иҗади төсмер биреп, башкаларны уйландырырлык, активлаштырырлык итеп оештырырга кирәк безгә, – дип ассызыклады ул.

Тренинг егетләр-кызларда матур тәэсирләр калдырды, шәт, иҗтимагый эшчәнлекләрендә дә файдасы бик тияр, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot