news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның балалар бакчасында ремонт вакытыннан алды төгәлләнде

Бакчага бүгенге көндә 220 бала йөри.

Азнакайның балалар бакчасында ремонт вакытыннан алды төгәлләнде
aznakaevo-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/milshky-remonttan-so-isheklren-achty

(Азнакай, 25 август, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакайның “Миләшкәй” балалар бакчасы капиталь ремонттан соң балаларны кабаттан үзенә җыйды. Ремонт эшләре вакытыннан алда һәм сыйфатлы башкарылып чыкты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бакча 1 августтан эшли башласа да, аны тантаналы ачу кичә уздырылды. Балалар, әти-әниләр катнашындагы бәйрәмгә район җитәкчеләре, депутатлар килде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев ремонт эшләрендә зур ярдәм күрсәтте. Аның эш йөртүе белән кухня өчен заманча 110 мең сумлык мич, бүлмәләргә 500 мең сумлык җиһаз алынды. Капиталь ремонт республика програмасы нигезендә башкарылды

Район җитәкчелеге тарафыннан да бик күп эшләнде. Ишегалдына 2 миллион сумлык асфальт түшәлде.

Бакчага бүгенге көндә 220 бала йөри. Әлфия Шәфигуллина җитәкчелегендәге бердәм, профессиональ коллективка 62 хезмәткәр тупланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot