Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайның Актүбә бистәсендә романслар кичәсе узды
Кичәдә романс турында шигырьләр, аның барлыкка килүенә багышланган цитаталар, кызыклы фактлар яңгырады.
(Азнакай, 15 февраль, "Татар-информ", "Маяк", Нина Хвалеева). Азнакай районының Актүбә бистәсендә романслар кичәсе узды, дип яза районның "Маяк" газетасы. Россиядә беренче романслар яңгыраганга ике гасырдан артык вакыт узса да, алар бүген дә күңел кылларын тибрәтергә сәләтле.
Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортының иҗади хезмәткәрләре романсларга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырып, тамашачыны узган гасырларга алып кайткандай булды.
Кунак бүлмәсендәге өстәлләрдә шәмнәр яна, талгын гына фортопеанодан моң агыла...
Кичәдә романс турында шигырьләр, аның барлыкка килүенә багышланган цитаталар, кызыклы фактлар яңгырады.
Юлия Паняева, Татьяна Овсянникова, Нина Хвалеева, Светлана Козина башкаруында 19-20 нче гасырларның танылган романсларын, Мария Прохорованың үз язган «Случайная встреча» романсын тамашачы бик җылы кабул итте. Сөмбел Хәлимова башкаруында рус һәм татар романслары да алкышларга күмелде. Ә инде «Отговорила роща золотая», «Дорогой длинною» романсларын зал бергәләп җырлады.
Кичәдә бистәнең зыялылары һәм ветераннары катнашты. Берәүләр өчен ул элекке дуслар белән очрашу, икенчеләр өчен билгесез романслар дөньясы белән танышу булды.
Соңыннан чәй өстәле артында да алган тәэсирләр хакында сөйләшеп-фикерләшеп сүзләр бетмәде. Мондый музыкаль кичәләрне алга таба да үткәрергә кирәк дигән теләктә таралашты кунаклар, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз