news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның Актүбә бистәсендә ат спорты буенча ярышлар үтте

Актүбә бистәсе ат спорты мәктәбендә узган конкур һәм атның йөрү осталыгы буенча уздырылган ярышларга Татарстанның иң көчле спортчылары җыелган иде.

(Азнакай, 19 октябрь,  "Татар-информ", “Маяк”). Азнакайның Актүбә бистәсендә ат спорты мәктәбендә узган конкур һәм атның йөрү осталыгы буенча уздырылган ярышларга Татарстанның иң көчле спортчылары җыелган иде, дип яза җирле басма.

Тантанада “Татнефть”нең ярдәмче җитештерү бүлеге җитәкчесе Газинур Ибраһимов, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев, Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева да катнаштылар.

– Узган ел нефтьчеләр республиканың көньяк-көнчыгышында ат спорты һәм ат үрчетүне үстерүгә бәйле 2016-2020 елларга исәпләнгән программа кабул иттеләр. Аның нигезендә ат спорты мәктәпләренең һәркайсын үстерү каралган. Балаларны ат спортына җәлеп итүөчен сәламәтләндерү лагерьларында ат абзарлары булдырылып, понилар кайтарылды. Хәзер инде кызлар-малайлар кечкенә атларны читтән генә күзәтеп калмыйча, малларны тәрбияләүдә катнаша, –диде Газинур Ибраһимов.

Нефтьчеләр кабул иткән программа ат спорты мәктәпләренең инфраструктурасын яхшыртуны да күздә тота. Наил Вәлиевүзенең чыгышында шушыкөннәрдә Актүбәдә барлыкстандартларга туры килгәнзаманча ябык манеж төзеләбашлаячагын белдерде. Әлеге яңалыкны бистә халкы зур алкышлар белән каршылады.

Музыкаль чыгышлардан соң конкур ярышларына старт бирелде. Ул 12 төрле каршылыкны кичүдән гыйбарәт иде.

Җайдаклар арасында әле ярыш тәмен беренче генә татучылар да юк түгел. 13 яшьлек Адель Хәлиуллин да әнә шундыйлардан.

– Үз алдыма әллә нинди зур хы яллар куймасам да, сынатмаска исәбем, – ди ул.

Егет сүзендә торды, конкурда ул “Арбалет” кушаматлы аты белән дүртенче булды. Илья Иванов исә “Палавелла” да җиңүгә иреште.

Соңыннан ат спортының иң катлаулы төрләренең берсе – выездка башланды. Менә кайда купшылык һәм зәвыклылык! Баскан урыннарында биеп тора торган гайрәтле атларны сурәтләү өчен сүз җитмәс, моны үз күзең белән күрергә кирәк. Спортның олимпия төребулып саналучы атта купшы итеп йөрүдә Валерия Чернова, Алина Бакирова, Руслан Авзалов, Людмила Закирова һәм Лия Мамбетоваларга тиңнәр булмады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100