Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайның Актүбә бистәсе – ил күләмендә иң төзекләрнең берсе
“Россиянең иң төзек шәһәр (авыл җирлеге) Бөтенроссия бәйгесендә Актүбә бистәсе өченче елын югары урыннар яулый.
(Азнакай, 21 апрель, "Татар-информ", “Маяк”). “Россиянең иң төзек шәһәр (авыл җирлеге) Бөтенроссия бәйгесендә Азнакайның Актүбә бистәсе IV категория авыл биләмәләре арасында икенче урынга лаек булды. РФ Федераль Җыены Федерация Советында узган тантанада Почетлы дипломны бистә башлыгы Роза Галеевага РФ төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень үзе тапшырды, дип яза район газетасы.
–Һәр төзекләндерү проекты төбәкнең социаль һәм икътисади үсешенә импульс бирә. Шуңа күрә алга таба да шәһәр һәм авылларны төзекләндерүгә зур әһәмият бирү мөһим, – диде министр үзенең чыгышында.
Актүбә бистәсе әлеге бәйгедә өченче елын югары урыннар яулый.
– Бу – уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Фидакарь хезмәтләре өчен бөтен бистә халкына, район җитәкчелегенә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бистәбездә күрсәтерлек эшләребез байтак: яңа йортлар калка, юллар төзекләндерелә, елның-елында яңа парк-скверларга нигез салына, – ди Роза Галеева. – Мондый җиңүләр безне тагын да югарырак үрләргә өнди, шуңа торган җиребез алга таба да чәчәк атсын өчен кулдан килгәннең барсын да эшләячәкбез, – ди Актүбә эшчеләр бистәсе башлыгы Роза Галеева.
Муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарын торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә, җирлекне төзекләндерү эшендә активлыгын үстерү, булган уңай тәҗрибәләрне Россия күләмендә таныту максатында әлеге бәйге 1997 елдан оештырыла. 2015 елда Россиянең иң төзек җирлеге исеме өчен 17 субъекттан 69 җирлек көрәште, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз