news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның Актүбә ат спорты мәктәбендә яңа манеж ачылды

Агач конструкциядән ясалган манеж барлык заманча таләпләргә туры килә.

(Азнакай, 23 декабрь, "Татар-информ",  “Маяк”). “Татнефть” җәмгыяте республиканың көньяк-көнчыгышында ат спортын һәм ат үрчетүне үстерүгә бәйле 2016-2020 елларга исәпләнгән программа кабул иткән иде. Бүген аның кысаларында Актүбә ат спорты мәктәбендә заманча ябык манеж кулланылышка тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аны ачу тантанасында “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка кунаклар катнашты.

Агач конструкциядән ясалган манеж барлык заманча таләпләргә туры килә. Мәйданга Ульяновск шәһәреннән кайтарылган махсус ком түшәлгән. Ул аскы яктан автоматик рәвештә дымландырылып тора.

1996 елдан бирле эшләүче ат спорты мәктәбендә бүген 46 токымлы ат бар. Биредә шулай ук 11 пони да асрала.

news_right_1
news_right_2
news_bot