news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы Яңа ел алдыннан сөйләшүгә җыелды

Сый табыны артында барган эчкерсез сөйләшүдә хатын-кызларыбыз үзләрен борчыган проблемаларны яктыртты, фикерләре белән уртаклаштылар.

(Азнакай, 31 декабрь, "Татар-информ", "Маяк").  Азнакайның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы Яңа ел алдыннан сөйләшүгә җыелды, дип яза җирле басма.

Яңа ел алдыннан мондый очрашулар уздыру матур гадәткә керде. Оешманың яңа җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова быел кызларын “Ак Чишмә” ашханәсенә җыйды. Ул оешманың бүгенге көн сулышы белән таныштырды, киләчәккә планнарны җиткерде, эшчәнлекне тагын да нәтиҗәлерәк итүдә башкаларның да тәкъдим-фикерләрен җиткерүен сорады.

Сый табыны артында барган эчкерсез сөйләшүдә хатын-кызларыбыз үзләрен борчыган проблемаларны яктыртты, фикерләре белән уртаклаштылар. Юбилярлар, активистлар тәбрикләнде, Яңа ел белән котлап һәркем үзенең изге теләкләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100