news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның 9 нчы мәктәбендә “Әфлисун акциясе” узды

Әби-бабайларга әфлисун тараттылар

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ). Шәһәребезнең 9 нчы мәктәбендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Әфлисун акциясе” үткәрелде. Укучылар Яңа Юл, Мәнәвез бистәләрендәге әби-бабайларга әфлисуннар тараттылар. Шәрәпов, Сәгыйтов, Шакировларның гаиләләре балаларның бу игелекле эшләренә сөенеп карадылар, рәхмәтле булдылар. Аннан акция шәһәр һәм район администрациясе бинасы янында, Мәдәният йорты, Татарстан мәйданында дәвам итте. Акциядә катнашучылар шәһәрдәшебез, икенче төркем инвалид Әнис Мифтаховның да хәлен белештеләр.
Балалар район һәм шәһәр ветераннар советында да булдылар. Аның рәисе Миргасим Кәримов үзләренең эшләре белән таныштырды, дип белдерә “Маяк” басмасы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot