news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның 1 нче урта мәктәбенең яхшы укучыларына шәхси премияләр тапшырылган

1 нче мәктәпнең ветеран укытучысы Нәкыя Халикова да гел “биш”кә генә тәмамлаган 6 чыгарылыш укучысына үз премиясен тапшырган.

Азнакайның 1 нче урта мәктәбенең яхшы укучыларына шәхси премияләр тапшырылган
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 28 апрель, "Татар-информ", "Маяк" Резеда Шәрипова). ​​​​​​Азнакайның 1 нче урта мәктәбендә география фәнен яратучы һәм иң яхшы белүче укучыларны бүләкләү өчен Хәмзин премиясе булдырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шушы фәнне укыткан һәм озак еллар мәктәп белән җитәкчелек иткән Хәләф ага Хәмзинның балалары аны ел саен Сонгы кыңгырау бәйрәмендә тапшырырга ниятлиләр. Быел 2000шәр сумлык бу премиягә ике егет лаек булган.

"Әтиебез истәлегенә мемориаль такта куйгач, ничек тә коллективка үзебезнең рәхмәтне белдерәсе килде. Мин бит 21 ел буе Әлкәйдә Соңгы кыңгырау бәйрәмендә абыебыз Вәли Хаҗиев премиясен тапшырып килдем. Традицияне туктатмадык, хәзер инде үзебезнең мәктәп укучыларын бүләкләргә булдык, – ди кызы Нәсимә Камалиева.

1 нче мәктәпнең ветеран укытучысы Нәкыя Халикова да гел “биш”кә генә тәмамлаган 6 чыгарылыш укучысына үз премиясен тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100