news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның 1 нче урта мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте

Просторная урамындагы яңа бинада 1958-1977 елларда мәктәпнең директоры булып эшләгән Хәләф Хәмзә улы Хәмзинга истәлек тактасы ачылды.

(Азнакай, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Бүген Азнакай 1 нче урта мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен зурлап билгеләп узды. Юбилей чарасы Мәктәп урамындагы элекке бинадан башланып китте.  Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Просторная урамындагы яңа бинада 1958-1977 елларда мәктәпнең директоры булып эшләгән Хәләф Хәмзә улы Хәмзинга истәлек тактасы ачылды.

Кунаклар шәһәр мәктәпләренең күргәзмәләре белән таныштылар. Актлар залында коллектив көче белән концерт оештырылды.

Аннан соң бәйрәм Мәдәният йортында дәвам итте. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин иң җылы теләкләрен җиткерде. Тантаналы чара бүләкләүләр, тәбрикләүләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100