Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Азнакайнефть” идарәсе һәм 24 нче янгын часте хезмәткәрләре өйрәнүләр уздырдылар
24 нче янгын часте начальнигы урынбасары Александр Никулин өйрәнүләргә нәтиҗә ясады һәм аңа уңай бәя бирде.
(Азнакай, 8 май, "Татар-информ", "Маяк"). “Азнакайнефть” идарәсе бинасында янгын булган очракта эвакуацияләү буенча күнекмәләр үтте, дип яза район газетасы.
Янгын инспекторлары идарә хезмәткәрләренә “янгын булган” бинадан куркынычсыз урынга чыгарга ярдәм итте. Хезмәткәрләр дә югалып калмады, чөнки мондый күнекмәләрне алар 24 нче янгын часте ут сүндерүчеләре белән елга ике тапкыр даими үткәреп торалар. Инспектор Эльвира Сәлимҗанова аппарат хезмәткәрләре сыйфатында төтеннән саклану өчен шәхси “коткару” җайланмасыннан файдаланды. Аның ярдәмендә көчле төтендә дә куркыныч түгел. Бинага очраклы гына кереп чыккан инспектор Гөлназ Нигъмәтуллина көчле “төтеннән” саклану өчен гадәти яулык белән авыз борынын каплады.
Штаттан тыш янгынга каршы торучылар кулда булган беренче чаралар белән утны сүндерергә керештеләр. Тревоганың беренче минутларыннан ук 24 нче часть коткаручылары да килеп җитте. Иң беренче эш итеп, ярдәм кирәк булганарны коткаруга керештеләр. Янгынга каршы көрәшүчеләр баскычлар аша кереп, икенче каттагы тәрәзә аша “ут эчендә” калган кызны коткардылар. Зыян күрүче ролендә 24 нче янгын частеннән инженер Ксения Асташина уйнады. 24 нче янгын часте начальнигы урынбасары Александр Никулин өйрәнүләргә нәтиҗә ясады һәм аңа уңай бәя бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз