news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайлыларны Дәүләт Думасы депутаты кабул иткән

Равил Хөснуллин шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров белән берлектә халыкны кабул итү уздырган.

 (Казан, 26 ноябрь, "Татар-информ")."Бердәм Россия" сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров белән берлектә халыкны кабул итү уздырды, дип яза "Маяк".

Депутат янына гозер белән керүчеләрнең күпчелеге район тормышы белән бәйле проблемаларны ( чокыр аша чыгу өчен күпер-җайланма төзү; фатирда вентиляция эшләмәү) күтәрделәр. Шуңа да депутат аларны район җитәкчеләре белән берлектә киңәшләшеп хәл итү юлларын эзләде. Ә менә башка шәһәрләрдәге сәламәтлек саклау учреждениеләрендәге төгәлсезлекләр турында җаваплы кешеләр белән алга таба сөйләшергә ышандырды. Кыскасы, депутат бер генә сорауны да игътибарсыз калмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100