news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайлылар “Йолдызлык” фестиваленнән яңа җиңүләр белән кайтты

“Бәхет” вокаль ансамбле беренче дәрәҗә лауреат исемен яулады.

(Азнакай, 25 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Наилә Тенишева). “Созвездие-Йолдызлык” республика фестиваленең менә тагын бер сезоны төгәлләнде. Азнакай балалар сәнгать мәктәбе педагогларына, укучыларына һәм әти-әниләргә бик күп дулкынлангыч мизгелләр бүләк итте ул, дип хәбәр итә район газетасы.

Әлеге конкурс республиканың шәһәрләре һәм районнарыннан сәләтле балаларны җыя. Безнең укучылар да эстрада сәнгатенең төрле жанрларында үз көчләрен сынадылар, тамашачы мәхәббәтен казандылар, яңа иҗатташ дуслар таптылар.

“Йолдызлык”та ел саен яңа йолдызлар кабына. Быел да азнакайлылар фестивальдә зур уңыш казандылар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәйхуллина җитәкчелегендәге “Фантазия” вокаль ансабленең кече составы беренче тапкыр гына чыгыш ясаса да, суперфиналда икенче дәрәҗә лауреат исемен алды. Ә нини йолдызчык Чулпан Шаһиева тагын жюри йөрәген яулап, өченче урынга лаек булды.

“Бәхет” вокаль ансамбле беренче дәрәҗә лауреат исемен яулады. Быелдан башлап “Созвездие-Йолдызлык” фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе канаты астында үткәрелә. Сәләтле балаларны үстерүгә керткән өлеше өчен әлеге Комиссиянең беренче югары бүләген ансамбль җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Шәрифуллина алды.

Миләүшә Зарифуллина җитәкчелегендәге “Балачак” хореографик коллективы өчен дә фестиваль яхшы нәтиҗәләр бирде – коллективка Татарстанның җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры, Татарстан Республикасының халык артисты Раилә Гарипова милли традицияләрне саклаган өчен махсус приз тапшырды.

Быелгы сезонда фестивальдә Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән 125 укучы һәм 9 педагог катнашты.

“Юлдаш” вокаль ансамбле (җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Әхмәтгалиева), Алина Сафина, Руслан Латыйфуллин (җитәкчеләре Наилә Шәрифуллина), “Фантазия” вокаль ансамбленең зурлар составы (җитәкчесе Эльвира Шәйхуллина), “Огоньки” (җитәкчесе Лилия Миңнеханова) һәм “Лилия” (җитәкчесе Лилия Закирова) хореографик коллективлары катлаулы иҗади бәйгедә дипломант булдылар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100