Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайлылар ялгыз якташларына кышкы запасларын тулыландырырга ярдәм иттеләр
20-25 шәр килограмм бәрәңге таратылды
(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Азнакайда өлкәннәр айлыгы барышында ялгыз ветераннарны социаль яклау чаралары шактый күрелде. Әйтик, Ак мәчет бу максаттан халыктан бәрәңге җыюны оештырды. “Өмет” социаль яклау хезмәте күрсәтү үзәге хезмәткәрләре аны өләшү белән шөгыльләнде. Шул рәвешле, өенә барып хезмәт күрсәтү оештырылган 32 ялгыз ветеранга, Актүбәдә аз керемле 18 гражданга 20-25 шәр килограмм бәрәңге таратылды, дип хәбәр итә “Маяк” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз