news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайлылар урман утырту көнендә катнаштылар

Азнакай районында 70 гектар урман утыртылачак

(Азнакай, 19 май, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Татарстанда игълан ителгән Урман утырту көне кысаларында Азнакай районында 40 гектардан артык мәйданда агачлар утыртылды.

Җомга көнне Яңа юл микрорайоны территориясендә чын-чынлап эш кайнады. Биредә район җитәкчелеге, оешма-предприятие хезмәткәрләре 6 гектар мәйданда нарат үсентеләрен утыртуда катнаштылар.

– Әлеге акциянең максаты – урманнарны үстерү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны табигатьне саклау проблемаларына юнәлтү дә. Яшеллек беркайчан да артык булмый: тирә-юнебезнең экологик хәле агач күбрәк булган саен яхшыра, – дип сөйләде “Азнакай урманчылыгы” җитәкчесе Эльвир Хаҗиев. – Район урманнары барлыгы 46 мең гектардан артык мәйданны били. Агымдагы елда 70 гектарда агач утыртырга планлаштырабыз. Бүгенгә эшнең 60 проценты башкарылган дияргә була. Үсентеләр исә Саба селекция-орлыкчылык үзәгеннән кайтарылды. Утыртылган агачларның һәрберсен баладай карап үстерәбез, агротехник чаралар кулланып, тәрбияләп торабыз, – диде ул.

– Кечкенәдән урман утыртуда бик теләп катнашам. Һәр кеше берәр агач утыртырга тиеш, дип уйлыйм. Үсентеләрне изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак – һичшиксез үсеп китәрләр, – диде күмәк эштә катнашучы район башкарма комитетының оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Рәмзия Мөстәкыймова.

Шушы көннәрдә УТТ чишмәсе, төбәкне өйрәнү музее территорияләре, Стәрле елгасы буе да тәртипкә китерелде. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100