news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайлылар Татарстанның 9 районыннан мәчет сайлый

“Авылым мәчете” фотоконкурсында онлайн тавыш бирү башланды

 (Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Азнакай мөхтәсибәтенең http://aznislam.ru/ сайты оештырган “Авылым мәчете” фотоконкурсынна бүген онлайн тавыш бирү башланды, ул 15 декабрьгә кадәр узачак. Анда Татарстанның 9 районыннан 12 конкурсант катнаша.

"Безнең максат иң матур фотоны ачыклау, ә мәчетләребез барысы да бик күркәм, иң мөхиме - аларда намаз укыла, барыбызның исәнлеге, илебезнең тынычлыгы өчен дога кылына. Бала туса да, никах укылса да, туганыбызны соңгы юлга озатсак та мәчетләребезгә киләбез, гыйбадәт кылабыз. Шуны да истә тотыгыз: дөньяның кайсы гына почмагына барсак та, мәчеткә кереп намаз укып, тынычланып, күңелләребезне сайландырып чыгарга мөмкин. Шулай итеп, әйдәгез тыныч кына, бер-беребез арасында дуслыкны саклап тавыш бирик. Бүләкләр һәр катнашучыга да булачак, иншә Аллаһ", - дип яза Азнакай мөхтәсибәте сайты.
Бер фото өчен бары тик бер тапкыр гына тавыш бирергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot