news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайлылар сөт җитештерү темпларын арттыра

Бер сыерга савып алынган сөт 18,2 кг туры килә.

(Азнакай, 24 июнь, "Татар-информ", Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Азнакайлылар сөт җитештерү темпларын арттырып баралар, дип яза җирле басма.

Авыл хуҗалыгы идарәсе белдерүенчә, район терлекчеләре көнгә 144 тоннадан артык сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 12,2 тоннага күбрәк. Бер сыерга савып алынган сөт 18,2 кг туры килә.

“Союз-Агро”, “АФ “Азнакай”, “Таллы-Бүләк”, “Марс”, “Закирова Л.Ә.” җәмгыятьләре, “Габидуллина И.И.”, “Имамов Б.Ф.” фермер хуҗалыклары алдынгылар рәтендә бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot