news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайлылар кырыгалдарларга 75 мең сум акчаларын алдырткан

Белдерүләр сайтына умарта сату турында игълан куйган ир кешене алдап, банк картасы номерларын әйттерәләр һәм 55 мең сум акчасын “салдыралар".

(Азнакай, 10 май,  "Татар-информ",  “Маяк”). Соңгы җиде көндә мошенниклар кулына азнакайлылар 75 мең сум акчасын “чыгарып” салган.

Сер түгел, кемдер акчаны мең кат тирен түгеп тапса, икенчеләр аны җиңел юл белән генә эшләү ягын карый. Узган атнада гына да ике азнакайлы шундый караклар кулыннан зыян күргән.

Берәүнең картасыннан 20 мең сум акча урлыйлар. Тикшерү барышында аның телефонына “вирус”лы программа урнаштырылганлыгы ачыклана.

Икенчесендә белдерүләр сайтына умарта сату турында игълан куйган ир кешене алдап, банк картасы номерларын әйттерәләр һәм анда булган 55 мең сум акчасын “салдыралар”.

–Тагын бер кат шуны искәртәбез, банк карталарының реквизитларын (карта номеры, аны куллану вакыты, арткы ягында күрсәтелгән өч санлы код, пин-код) беркемгә дә, хәтта банк яки полиция хезмәткәрләренә дә хәбәр итәргә ярамый. Кемдер сезгә акча күчерергә тиеш булганда, әлеге кодлар кирәкми, – ди хокук сакчылары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100