news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайлылар җиңел атлетика буенча Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясаган

Алабугада яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Татарстан чемпионаты узган.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”). Алабугада 2000-2001, 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Татарстан беренчелеге узды. Бәйгедә 25 команда составында респуликаның иң көчле атлетлары үзара көч сынашты. Ярышларда район данын яклаган “Лидер” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары чыгыш ясап, югары нәтиҗәләр күрсәтте, дип хәбәр итә http://www.aznakaevo-rt.ru сайты.

6 нчы мәктәп укучысы Таңсылу Шакирова 3000 метрда бронза медальгә ия булса, каршылыклар аша 2000 метр араны йөгерүдә җилдәй җитез спортчыны куып җитүче булмады. Айнур Кариев (гимназия) бу дистанцияләрдә шулай ук ике медаль – көмеш һәм бронза – яулады.

5 нче мәктәптән Риман Сабуров барьерлар аша 60 метрга йөгерүдә өченче килде, Әлфинә Заһидуллина исә шул ук дистанциядә икенче булды.

Кыска дистанцияләргә йөгерү – җиңел атлетиканың иң популяр һәм казаныш алган төре. Биредә өчлеккә керү генә түгел, бәлки финалга чыгу да зур уңышлардан санала.

Шуңа да Алина Мөхтәруллинаның бронза медале – алтынга тиң. Бу көнне 60 метр араны 7,85 секунд эчендә үтеп, ул өлкәннәр разрядын да үтәде.
Спортчыларның барысы да тренер Рөстәм Гыйльфановның укучылары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100