Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайлылар ГТО нормаларын тапшыра
Бүгенге көнгә Азнакайда ГТО нормаларын 4 меңнән артык кеше тапшырган. Аларның 1000е – өлкән яшьтәгеләр.
(Азнакай, 12 сентябрь, "Татар-информ", “Маяк”). Россиядәге ГТО нормаларын тапшыручылардан азнакайлылар да калышмый. Районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючылар да гер күтәрү, ату, йөзү, йөгерү һәм спортның башка төрләре буенча үзләренең көчләрен сынап карый алдылар, дип яза җирле басма.
Шунысы куанычлы, инде яшьләре алтмыштан узучы апа-абыйлар да яшьләрдән калышмады. Бүгенге көнгә Азнакайда ГТО нормаларын 4 меңнән артык кеше тапшырган. Аларның 1000е – өлкән яшьтәгеләр
– Мәктәп елларында ГТО нормаларын тапшырганнар бүгенгедәй истә. Ул вакытта сыйныфташлар белән үзара ярыша-ярыша норма үти идек. Күкрәк билгеләрен әле дә кадерләп саклыйм, – ди боз сараенда шәфкать туташы булып эшләүче Рәмилә апа Даутова. – Бүген дә “алтынга” ук барып җитмәсәк тә, үз яшебезгә күрә бик яхшы күрсәткечләргә ирештек.
68 яшьлек Фәния апа да яшьләрдән калышмады. Турникта 20 тапкыр күтәрелеп, 30 яшьлекләр нормасын үтәде.
– Әлегә кадәр йөгерү, чаңгыда йөрүне ташлаган булмады, – ди ул.Әлбәттә, яшьләребез дә сер бирердәй түгелләр. Лилия Гомәрова әнә идәннән күтәрелү буенча “алтын” нормасын тапшырды.
– Мәктәп елларыннан ук спорт белән шөгыльләнеп үскәч, бер авырлыгы да юк, – ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз