news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайлылар эшләүче яшьләр конгрессында җиңүгә иреште

Азнакайдан барлыгы 17 проект җибәрелеп, 3 сенең авторлары җиңү яуладылар.

(Азнакай, 31 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).   “Татарстанның киләчәген бергәләп төзибез!” шигаре астында республиканың эшләүче яшьләре конгрессында сәламәтлек саклау, мәгариф, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният, халыкны социаль яклау, спорт һәм физик культураны үстерү, яшьләр сәясәте, табигатьне саклау, экология, урман хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә эшләүче 30 яшькәчә егет-кызлар катнашып, аларга республика, үзләре яшәгән район, шәһәр, авылны үстерүдә кыю идеяләрен, проектларын тәкъдир итү мөмкинлеге бирелде, дип яза район газетасы.

Иң яхшы идеяләр һәм проектларның 370 авторы республика җитәкчеләре, танылган иҗтимагый, сәяси эшлеклеләр, мәдәният, сәнгать, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бергә "Свияжские холмы" дип аталган ял базасында барган шушы конгресста катнашу мөмкинлеге алды. Егетләр-кызлар республиканың яшьләр сәясәте стратегик үсешенә һәм яшьләрнең төрле өлкәләрдә тоткан роленә багышланган дискуссияләрдә катнаштылар. Аларның иҗади проектларына йомгак ясалды.

Азнакайдан барлыгы 17 проект җибәрелеп, 3 сенең авторлары җиңү яуладылар. Азнакай телерадиокомпаниясе директоры урынбасары, журналист Эльвира Камалетдинованың массакүләм мәгълүмат чаралары арасында игълан ителгән бәйгедә “Безнең дөнья” дип исемләнгән милли ТВ-журнал проекты Дипломга лаек булды. Мәдәният өлкәсендә Айсылу Әхмәтгәрәева, сәламәтлек саклау юнәлешендәге проекты белән Алия Рәхмәтуллина җиңү яуладылар. Яшьләрне бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да зурырак иҗади уңышларга ирешүләрен телибез, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100