news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайлылар диктант язды

Шәһәрнең 2 нче һәм Актүбәдәге “Үсеш” балалар иҗат үзәгендә барган диктант язуга ике дистәгә якын кеше килгән иде.

(Азнакай, 17 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).14 апрель көнне бөтен дөнья белән бергә азнакайлылар да тоталь диктант язуда катнашты. Бу халыкара акция инде 15 нче ел үтә. Безнең район да аңа берничә ел элек кушылып, бу чараны ел да Яшьләр үзәге хезмәткәрләре оештырып килә, дип яза район газетасы.

Шәһәрнең 2 нче һәм Актүбәдәге “Үсеш” балалар иҗат үзәгендә барган диктант язуга ике дистәгә якын кеше килгән иде. Дөрес, әлегә халык бу чарага бик аз катнаша, әллә белеп бетермиләр, әллә кыюлык җитми... 76 яшьлек Римма ханым кебекләр соңгыларына олы үрнәк. Хәер, шәһәребездә өлкән яшьтәге диктант язучылар бишләп җыелды. Калганнары – эшләүче яшьләр һәм “яшь” пенсионерлар.

Быел диктант тексты “Зөләйха күзләрен ача” әсәре авторы Гүзәл Яхина иде. Бу текст аның “Балаларым минем” (“Дети мои”) исемле булачак романыннан. Әлеге текстны быелгы акциядә 200 меңләгән кеше язган.

–Азнакайлылар үзләренең рус теленнән белемле, грамматикага оста булуларын күрсәттеләр, – дип фикерен белдерде чараны алып баручы Илнур Нәгыймов аның уңышлы нәтиҗәләреннән чыгып, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100