news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайлылар делегациясе Самарада солдатлар янында булып кайтты

Уллары белән очраштырган район җитәкчеләренә әти-әниләрнең рәхмәте чиксез иде.

(Азнакай, 20 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Узган шимбәдә Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов, Республика хәрби комиссариатының Азнакай бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев җитәкчелегендә 60тан артык кеше (әти-әниләре, якыннары, дуслары) составындагы делегация Самарага юл алды. Бу юлы очрашуга бөтен район купты: гомумтуклану, сәүдә оешмалары, шәхси эшмәкәрләр, хезмәт коллективлары милли ризыклар, җиләк – җимеш, хәтта, әлеге дә баягы – пешкән, ысланган казларга кадәр күчтәнәч җыеп җибәрделәр. Район-шәһәр мәдәният йорты, Яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Актүбәнең “Сударушки” ансамбле солисткалары бик матур концерт әзерләделәр. “Апельсин” һәм бораулау эшләре идарәсе автобуслары әнә шулай шыгрым төялеп, аларның тәҗрибәле шоферлары тибрәлдереп кенә хәрби гарнизонга китереп тә җиткерделәр, дип яза җирле басма.

Биредә азнакайлылар киләсен көтәләр иде. Батальон, часть командирлары бик җылы каршы алдылар. Әти-әниләр әүвәл уллары яшәгән казарманы (солдатлар тулай торагын) карап чыкты. 3-4 кешелек бүлмәләр иркен, җылы. Шәхси гигиена урыннары да чиста, тәртиптә. Ял итү, китап уку, хәрби белгечлек алу, музыка белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Ә инде спорт инвентарьларын әйтәсе дә юк. Киң коридорның иң зур өлешен алар били.

–Буш вакытны шушында спорт белән шөгыльләнеп үткәрәбез, – дип сөйли безне биредәге тәртипләр белән таныштырып алты ай хезмәт иткән үзебезнең Азнакай егете Эмиль Сөләйманов. – Безнең частьта райондашлар күп булгач, бер гаилә кебек, бердәм яшибез.

Батальон, часть командирлары да әти-әниләр белән эчкерсез сөйләшү уздырып, егетләрнең ничек хезмәт итүе, телефоннан аралашу тәртибе, биредәге кагыйдәләр хакында аңлаттылар, сорауларына җаваплар бирделәр. Аларның егетләребез турында аталарча кайгыртуы сизелеп тора. Спортчыларыбыз әле килүләренә бер айдан чак кына артык вакыт үтүгә карамастан, үзләрен күрсәтергә дә өлгергән. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнановның, Республика хәрби комиссариатының Азнакай бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеевның район белән шефлык итүче часть белән икерадагы җылы мөнәсәбәтләр хакында сөйләвен илнең төрле почмагыннан җыелган халык тын да алмый, шаккатып тыңлады. Ә инде батальон солдатлары өчен әзерләнгән милли рызыклы табынны күргәч, үзешчәннәребезнең концертын хозур кылгач, аларда бу гаҗәпләнү тагын да артты. 

Уллары белән очраштырган район җитәкчеләренә әти-әниләрнең рәхмәте чиксез иде.

Солдат тормышының кырыс, сынау чоры булырга тиешлеген табигать тә раслагандай, ул көнне салкын җиле белән үзәкләргә үтте. Әмма тигез сафларда үрә басып торган егетләребезнең керфекләре дә селкенми. Бер-бер артлы хәрби ант кабул итеп, алар ил алдында ир-егетлек бурычларын намуслы үтәргә, иминлек сагында уяу торырга сүз бирде, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100