news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайлылар Чечен сугышында һәлак булган якташлары Айгиз Зәйнетдиновны искә алдылар

Чара барышында Рәмис Аксенов, Айдар Гәрәев, Владимир Евдокимовка “Хезмәттәге батырлык өчен” медальләре тапшырылды.

(Азнакай, 5 март, "Татар-информ", "Маяк", Нина Хвалеева). Азнакайлылар Чечен сугышында һәлак булган якташлары Айгиз Зәйнетдиновны искә алдылар, дип яза районның "Маяк" газетасы. 

Сугыш хәрәкәтләре вакытында Чечен Республикасында һәлак булган якташыбыз Айгиз Зәйнетдинов истәлегенә 17 тапкыр баскетбол турниры уздырылды. Раян Фәрукшин, Зөлфәт Закиров, Радис Ганиевлар башлангычы белән оештырылган баскетбол ярышларында республиканың төрле почмакларыннан җиде команда катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та катнашты.

Чара барышында Рәмис Аксенов, Айдар Гәрәев, Владимир Евдокимовка “Хезмәттәге батырлык өчен” медальләре тапшырылды.

Нәҗитәдә, Лениногорск командасы быелгы җиңүче булып танылды. Икенче – Азнакайның “АЗК” командасы булса, Актүбәнең “Ковчег” командасы өченче урынны яулады. “Иң яшь уенчы” номинациясендә Никита Староверов (Азнакай) бүләкләнде. Азнакайдан Рәүф Мурзин – “Иң яхшы уенчы”, Актүбәдән Марат Хәйртдинов – “Иң яхшы һөҗүмче” булып танылдылар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot