Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайлылар авыл яшьләренең кышкы спартакиадасына әзерләнә
Мондый ярышлар районда алтынчы тапкыр уздырыла.
(Азнакай, 2 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Таңсылу Саниева). Азнакайлылар авыл яшьләрнең кышкы спартакиадасына әзерләнә. Мондый ярышлар районда алтынчы тапкыр уздырыла, дип яза районның “Маяк” газетасы.
Матур күркәм традициягә әверелгән кышкы спартакиада быел Вахит авылы җирлегендә узачак һәм анда авыл җирлекләреннән килгән егермедән артык команда спортның 13 төре: кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту, алкалы хоккей, волейбол, мини-футбол, атыш, шахмат, шашка, өстәл теннисы, милли көрәш, утын кисү, чаңгыда узышу буенча көч сынашачак.
Әле ярышларга бер айга якын вакыт булса да, кайбер спорт төрләре буенча сайлап алу турлары үткәрелде. Узган атнада волейбол, футбол буенча финал ярышларына чыгучылар билгеле булды. Мини-футболда 20 команда арасында 1 нче төркемдә Әсәй, икенче төркемдә Актүбә эшчеләр бистәсе егетләренә тиңнәр булмады. Икенчедә – Кәкре Елга белән Урсай авыллары булса, Урманай, Әгерҗе, Сәпәй һәм Карамалы авыллары җыелма командалары үзара өченче-дүртенче урыннарны бүлеште.
Волейбол ярышларында 22 командадан финалга Актүбә, Әгерҗе, Урманай һәм Үчәлле командалары чыкты.
Җиңүчене билгеләргә әле иртәрәк, ник дигәндә, тагын 11 спорт төре буенча көч сынашасы бар. Сайлап алу ярышлары дәвам итә, агымдагы атнаның шимбә-якшәмбесендә Боз сараенда хоккейда көчлеләр ачыкланачак, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз