news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайлы полиция хезмәткәрен мыскыллауда гаепләнә

Гаеплегә штраф салына.

(Азнакай, 16 июль, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакайлы полиция хезмәткәрен мыскыллауда гаепләнә, дип яза район газетасы.

Азнакай шәһәре прокуратурасы 44 яшьлек ир-атка кузгатылган дәүләт гаепләвен хуплады. Ул дәүләт хезмәткәрен мыскыл итү белән бәйле җинаятьтә гаепләнә. Суд барышында апрель аенда көндез аек булмаган ир-атның “Эссен” сәүдә үзәгендә җәмәгатьчелек тәртибен саклаучы полиция хезмәткәренә әдәпсез сүзләр әйтүе ачыклана. Ул үзенең гаебен тулысынча таный. Гаеплегә штраф салына.

news_right_1
news_right_2
news_bot