news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайлы Эльбрус тавына менгән

Яңалык белән ул ВКонтакте социаль челтәрендәге үзенең битендә дә уртаклашкан.

(Азнакай, 3 октябрь, "Татар-информ", «Маяк», Энҗе Галәветдинова). Шушы көннәрдә спорт сөюче якташыбыз Руслан Әхмәтгалиевтан сөенечле хәбәр алдык. Ул Европаның иң югары – 5642 метр биеклектәге көнчыгыш ноктасы – Эльбрус тавына менгән. Яңалык белән ул ВКонтакте социаль челтәрендәге үзенең битендә дә уртаклашкан, дип яза җирле басма.

Бу хәтле батырчылык аңа кайдан килгән? Үтә куркыныч дип саналган адымга – тауга менүгә ничек җөрьәт иткән? Районыбызны таныткан егет турында тулырак беләсе килү нияте белән якташыбызга сораулар юлладык.

– Руслан, иң элек үзең турында сөйләсәң иде. Сиңа ничә яшь, нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Миңа 26 яшь, тумышым белән Азнакай шәһәреннән. 7 нче мәктәптә укыган чагымда ук йөзү белән шөгыльләндем. Аннан соң югары белем алу теләге белән Мәскәү шәһәренә килдем. Читтән торып, Америка нефтесервис компаниясендә хисапчы (бухгалтер) булып эшлим. Әлегә өйләнмәдем. Бүген дә сәламәт тормыш рәвеше алып барам. Күптән түгел триатлон буенча ярышларда катнаштым. Бер көн эчендә 3,8 чакрымга йөзүдә, 180 чакрымга велосипедта йөрүдә, 42,2 чакрымга йөгерүдә узышып, финишка Татарстан флагын тотып, 14 сәгать 30 минут аралыгында килеп җиттем.

– Альпинизм белән дә кызыксынасыңмы? Эльбрус тавына менү турында күптән хыялландыңмы?

– Дөресен әйткәндә – юк. Ялымны онытылмаслык итеп уздырасым, кем әйтмешли, оныкларга сөйләрлек хатирә булдырасым килде. Әлбәттә, барысын да бик яхшылап уйлагач кына, карар кабул иттем. Яхшы физик әзерлегем моңа ышаныч өстәде. Әйтергә кирәк, әти-әниләрем, сеңлем соңгы минутка кадәр бу уйдан кайтарасылары килде.

– Экспедиция составында кемнәр булды? Тауга менгәндә нинди авырлыкларга тарыдыгыз? Бу вакытта нинди хисләр кичердең?

– Төркем 3 ай алдан туплана башлады. Экспедициядә төрле милләт кешеләре катнашты.

Программа буенча барлыгы 8 көн каралган: шуның 6ы – акклиматизация, яраклашу өчен, 1 көне менүгә һәм, һава торышының явым-төшемнәрен исәпкә алып, тагын1 көне – запаска.
2 сентябрь, менәсе көнне, иртән шактый борчылдым. Беркайчан да болай каушаганым булмады. Беренче тапкыр баруым бит: ниләр буласын, нинди авырлыклар белән очрашырга туры киләсен белмәдем.

4100 метр биеклектән тау башына кадәр 10 сәгать мендек. Дөресен әйтәм, физик һәм рухи яктан катлаулы булды. Күтәрелгән саен, тау авыруы да көчәя барды. Тау башына менеп җиткәч, хәлсезлектән мин бернәрсә дә тоймадым. Шулхәтле арыган идем. Бераз хәл кергәч кенә, 5642 метр биеклектән ачылган илаһи матурлыкны, ап-ак дөньяны күрдем. Безнең Җир-Анабызның никадәр олуг, гүзәл икәнлегенә янә инандым. Зур горурлык белән Татарстан Республикасы флагын урнаштырдым. Максатыма ирештем, булдырдым, дигән уй миңа янә көч өстәде.

– Билгеле булганча, физкультура тән сәламәтлегенә дә уңай тәэсир итә, шәхес тәрбияләүдә дә зур роль уйный. Чөнки кечкенәдән үк спорт белән дус булган кеше көчле, җитез һәм тәвәккәл була. Бу сыйфатлар үзеңә дә хас дип саныйсыңмы?

– Шулайдыр. Югыйсә, тауга менеп җитеп булмас иде.

Шунысын әйтә алам: спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Киртәләрне без үзебез генә уйлап чыгарабыз. Максатларга ирешү ихтыяр көчен, үзеңә ышаныч хисен арттыра, яшәргә көч бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100