news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайга Төркиянең Истанбул шәһәреннән эшмәкәрләр делегациясе килде

Төркия эшмәкәрләре шәһәрдәге сәнәгать предприятиеләрендә, мәчеттә, ял һәм спорт объектларында булдылар.

 (Азнакай, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).  Узган җомгада Азнакай районында Төркиянең Истанбул шәһәреннән эшмәкәрләр делегациясе булып китте. Аларны нигездә җирлекнең инвестиция мөмкинлекләре, сәнәгать өлкәсе кызыксындырды, дип яза район газетасы.

–Районыбыз икътисадын үстерүгә этәргеч биргән, халыкка эш урыннары булдырган инвесторлар өчен безнең ишекләр ачык, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин кунаклар белән очрашуында. –Кирпеч заводы булсынмы ул, башка төзелеш материаллары җитештерү предприятиесе, тегү фабрикасы, җиңел сәнәгатьнең башка төрле цехлары – район өчен файдалы һәм отышлы була икән, берсенә дә каршы түгелбез.

Төркия эшмәкәрләре шәһәрдәге сәнәгать предприятиеләрендә, мәчеттә, ял һәм спорт объектларында булдылар, авылларга да барып, табигый байлыклар белән таныштылар.

–Азнакайда бик кунакчыл, киң күңелле халык яши икән. Безгә шәһәрнең төзек, матур булуы, ямьле табигатегез ошады, – дип тәэсирләре белән уртаклашты районга беренче тапкыр килгән Истанбул эшмәкәрләре, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot