news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайга Төркиядән эшмәкәрләр килде

Бүген “Татарстан-Төркия дуслыгы” республика җәмгыяте идарәсе рәисе Фирдүс Фәтклисламов озатуында Төркиянең Бодрум шәһәре эшмәкәрләре Азнакайда булды.

(Азнакай, 22 май, "Татар-информ", “Маяк”). Бүген “Татарстан-Төркия дуслыгы” республика җәмгыяте идарәсе рәисе Фирдүс Фәтклисламов озатуында Төркиянең Бодрум шәһәре эшмәкәрләре Азнакайда булды, дип яза район газетасы сайты.

Төркия делегациясен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдллин кабул итеп, кунакларны шәһәр, районның икътисади һәм социаль халәте, соңгы елларда бу өлкәләрдә ирешелгән уңышлар белән таныштырды.

Үзара эшлекле сөйләшү барышында Азнакайда, ике як өчен дә файдалы эшмәкәрлек булдыру мәсьәләләре дә каралды.

– Биредә эш башлау өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Буш торган биналарыбыз да, сәнәгать мәйданчыклары да бар. Безгә сәүдә белән генә чикләнмичә, эшмәкәрлекнең җитештерү белән бәйле эшчәнлеген киңәйтү мөһим, – диде Марсель Шәйдуллин кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Төрек кардәшләребез киләчәктә бездә кием-салым кибете ачып, соңрак, сорау булган очракта, биредә кием тегү фабрикасы ачарга теләкләре барлыгын әйтте.

Эшмәкәрләрнең әле Татарстанга да беренче генә килүләре икән.

– Без Татарстан хакында моңа кадәр ишетеп кенә белсәк тә, бүген сез ирешкән уңышларны үз күзебез белән күрү бәхетенә ирештек. Биредә чыннан да ачык, кунакчыл, үз милләте, торган җире өчен җан ата торган халык яши. Киләчәктә икътисади элемтәләрне ныгытырбыз дип ышанып калабыз, – диде җавап чыгышында делегация җитәкчесе Мәхмәт бәй Тосун.

Көннең икенче яртысында кунаклар шәһәрнең “Азнакай киемнәре” ААҖендә булдылар. Визит барышында Төркия эшмәкәрләре шулай ук “Азнакай” шифаханәсендә, сәнәгать мәйданчыгында, май заводында булдылар һәм алардагы җитештерү технологияләре белән кызыксындылар, туган якны өйрәнү музеен, спорт объектларын карадылар, “Азнакай нуры” мәчетендә булдылар һәм “Тасус” паркында агачлар утырттылар, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100