news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайга Төркиядән эшмәкәрләр делегациясе килде

Эшмәкәрләр белән эшлекле сөйләшүләр барды.

Азнакайга Төркиядән эшмәкәрләр делегациясе килде
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 15 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева).  Бүген Азнакайга Төркиянең тугандаш Тарсус шәһәренең элеккеге мэры Борһанетдин Коҗамаз җитәкчелегендә эшмәкәрләр делегациясе килде. ​​​​​​​Кунакларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аларны сәламләп, Марсель Шәйдуллин шушы ике дистә елдан артык дәвердә ике тугандаш шәһәр - Азнакай һәм Тарсус арасындагы дуслык җепләренең ныгуын, баштагы елларда арадашлык, башлыча, ике төрки халыкның йолаларын, гореф-гадәтләрен якынайтуга гына юнәлдерелгән булса, хәзер инде әлеге багланышның ике шәһәр арасында икътисади-социаль мәсьәләләрне уртак хәл итүгә юллар ачуын билгеләп үтте.

Киләчәктә дә безнең хезмәттәшлек үзара файдалы очрашулар, килешүләр белән дәвам итәр, алар сүздә генә калмас, гамәлгә ашырылыр, дигән ышанычын белдерде.  Борһанетдин Коҗамаз ике мәмләкәтнең ике шәһәрендә яшәүче ике төрки халык арасындагы дуслыкның алга таба да дәвам итүенә, аның киләчәктә киңкырлы элемтәләр өчен нигез булуына тирән ышанычын белдерде.

Эшмәкәрләр белән эшлекле сөйләшүләр барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot